Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Их, кайтасы иде балачакка!

Балачак – ул бик матур вакыт.

Балачак – ул бик матур вакыт. Балачакта уйнарга, хыялланырга, күңел ачарга һәм тылсымлы әкиятләр укырга мөмкин. Балачак якты төсләргә бай. Ул бер сихри ил, анда барысы да гади һәм кызыклы тоела.

Без чынлыкта булмаган бар нәрсәгә ышанабыз. Без балачагыбызны һәрвакыт якты хатирәләр белән искә алабыз. ”Их, кайтасы иде шул вакытка!” - дип әйткән чаклар да күп була.

Сагындыра ул бәхетле, бер кайгысыз балачак! Барлык балаларга да бэхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын!

Үзем турында, мин – Галиуллина Камилә, Зәй районы Түбән Биш мәктәбендә укыйм, 10нчы классны тәмамладым. Буш вакытларымда кулыма каләм алып, күңелемдә туган хисләрне кәгазьгә язам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев