Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Юксыну

Еллар үткән саен искә төшә, Балачакның һәрбер мизгеле...

Еллар үткән саен искә төшә,
Балачакның һәрбер мизгеле.
Кайтарырга иде шул чорларны,
Бергә уйнап үскән чакларны.
Кайткан саен туган авылыма,
Нидер җитми кебек тоела.
Әни җитми туган нигеземә,
Сабыр караш, уйчан күзе дә.
Олыгайган саен искә төшә 
Әйткән һәрбер сүзе әнинең.
Их, карыйсы иде читтән генә
Әни булган чакның бер көнен.
Үзем дә бит күптән әни инде,
Тик шулай да күңел юксына.
Ник соң тормыш шулай корылмаган:
Әниләрне итеп гомерлек.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәркөн
Кайгыртыйк без әни турында.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын
Җир йөзендә һәрбер әнигә. 

Мөфтиева Гөлнара, Актаныш районы Байсар мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев