Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җиребезне саклыйк

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Садыйков Әмирнең табигатебез өчен борчылып язган фикерләре.

Кешелекнең экологик проблемалары

Кешелек дөньясы барлыкка килгәч тә, табигый ресурсларны куллана башлаганнар. Тора-бара минераль ресурсларны чыгара, урманнарны кисә, хайваннарны юк итә башлыйлар. Соңыннан атмосферага начар матдәләр чыгара торган заводлар төзелә. Болар барысы да экологик проблемаларга китерә дә инде.

Бүгенге көндә атмосфера шундый пычранды ки, хәтта бөтен планетадагы һава торышын үзгәртте. Шул сәбәпле глобаль җылыну барлыкка килде. Су запаслары пычрана, бозлар эри башлады. Бу — күп кенә хайваннарның юкка чыгуына китерде. Шулай ук озон катламының юкаруы да зур проблема булып тора.

Озон катламы җир шарын камап алып, аны ультрашәмәхә нурланыштан саклап тора. Аның кимүе табигать өчен дә, кешелек өчен дә бик зарарлы. Хәзерге көндә экологик проблемалар кешелекнең төп проблемасы булып тора.

Әйе, заводлар ясалмаган, файдалы казылмалар чыгарылмаган булса, кешелек алга китмәс иде. Ләкин, аңа карамастан без табигатьне сакларга тиеш, чөнки табигать безгә барлык шартларны да тудырган, ә без аны үзебезнең файдалы һәм файдасыз эшләребез белән юк итәбез.

Садыйков Әмир — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев