Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җир йөзендә әнидән дә матур, кадерлерәк кеше юктыр ул!

«Бәйрәм уңаеннан әниемә иң изге теләкләремне юллыйм: сәламәт бул, озак яшә, бүгенгедәй бәхетле бул, әнием!» дип яза Девятерня мәктәбе укучысы Нурия Шакирова.

Кояш балкый, гүя бәйрәм белән,
Әниемне бүген котлый ул.
Җир йөзендә әнидән дә матур,
Кадерлерәк кеше юктыр ул.
Дөнядагы иң якын кешең кем ул, дип сорасалар, әлбәттә, Әнием! дип җавап бирер идем. Әнием минем иң якын, кадерле кешем, бердәнберем. Әниемнән кала якын кешеләрем: әтием, апам, абыем да бар минем. Мин 
аларны да ихлас яратам! Әниемнең исеме - Ләйсән. Исеме дә җисесенә туры килә, Ләйсән исеме - язгы беренче җылы яңгыр дигәнне аңлата. Әнием дә назлы, ягымлы. Ул тәрбияче булып эшли, эшендә бик хөрмәт итәләр үзен. Үзе дә балаларны бик ярата.
Әнием минем сердәшчем, якын дустым, киңәшчем дә. Ул миңа үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әниемнең һөнәрләре бик күп: кул эшләренә дә оста, тәмле итеп ризыклар да әзерли, хуҗалыкта да эшли,  машина да иярли! Сокланам мин әниемә! Мин дә аңарга охшарга тырышам. Бәйрәм уңаеннан әниемә иң изге теләкләремне юллыйм: сәламәт бул, озак яшә, бүгенгедәй бәхетле бул, әнием! Рәхмәт, әнием барысы өчен дә! Ярый әле янәшәмдә син бар!Нурия Шакирова, Девятерня мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев