Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җиңү китергән Бабам

Минем бабамның әтисе шофер булган сугышта...

Җиңү китергән Бабам

Минем бабамның әтисе

Шофер булган сугышта.

Курыкмаган һичкайчан да

Алда булган орышта.

Туплар очкан, бомба төшкән

Барасы юлларына.

Чиксез нәфрәт ныклык биргән

Руль тоткан кулларына.

Ташыган яралыларны

Госпитальгә, тынычка.

Сынауларны уза торгач,

Әйләнгән ул корычка.

Сугыш беткәч өч бертуган

Исән кайткан өенә.

Кочагына алып өчесен дә

Әнкәйләре сөенә.

Фатих, Акмал һәм Мирзаян –

Шагали балалары.

Батыр булырга кушкан бит

Шәйхулла бабалары.

Тынычта да сынатмаган

Әмәкәй егетләре.

Алар бит туган төбәкнең

Арыслан кебекләре.

Фазуллина Дамилә Илдар кызы, Чаллы шәһәре 2нче М.Вахитов исемендәге гимназиянең 4Б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев