Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иңнәремдә мин һәрвакыт тоям әти кулларын...

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Галиуллина Диләрә әтисенә багышлап матур шигырь язган.

Әтием-гоурлыгым!
Иңнәремдә мин һәрвакыт
Тоям әти кулларын.
Син булганда әтием,
Тыныч барыр юлларым.


Эшчән,сабыр булган өчен
Сине һәркем ярата.
Күк йөзе дә һәркөн аяз
Син янда булган чакта.

Тимер атың КамАЗыңны
Һәр иртә йөгәнлисен.
Кемгә печән, кемгә салам
Шундук илтеп бирәсең.

Урам коесын тәртипләп,
Гел чистартып торасын.
Кылган изгелекләреңнән
Үзеңә тәм табасың.

Әби-бабайны хөрмәтләп,
Төп нигезне саклыйсың.
Безне, абыйны, әнине
Җил-давылдан яклыйсың.

Авылдашлар да хөрмәтләп,
Сиңа олылап дәшә.
Гел шундый сөйкемле булып,
Әтиебез, мең яшә.
Кайгы-хәсрәтсез тормышта
Безнең белән янәшә!
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Галиуллина Диләрә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев