Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иң якты кояшым

Девятерня мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Ислам Фәррахов әнисен бәйрәм белән котлый.

Минем әниемнең исеме Рәйсә. Ул минем өчен  дөнядагы иң ягымлы, иң чибәр һәм иң якын кешем. Әнием минем бик матур: күзләре зәнгәр, ә чәчләре ачык коңгырт төстә, озын. Аның йөзеннән матурлык, сөйкемлелек балкып 
тора. Әниемне мин кояшка тиңлим, ул өйгә кайтып керүгә яктылык, җылылык, рәхәтлек иңә. Чөнки әни өйдә булганда тәмле аш исе тарала, ул гаиләбезне матур табын артына җыя. Кайчакта мин аптырап та куям, әнием ничек бар эшкә дә өлгерә икән? Үзенең эше дә бик җаваплы, әле өйдәге чисталыкны да сакларга, тәмле 
ризыклар пешереп безне сыйларга, хуҗалыкта, бакчада эшләргә  вакыт та, җитезлек тә кирәк бит! Әнием мине һәрвакыт кешеләр белән ачык булырга, матур сөйләшергә өйрәтә. Үзе дә һәрчак ягымлы итеп сөйләшә, башкаларның да ихлас булуларын тели. Аның иң зур теләге - минем чын Кеше булып, мәрхәмәтле булып  үсүем. Мин әниемне бик яратам, аны һәрчак укудагы, спорттагы уңышларым белән сөендереп торам. Әнием, мин син теләгәнчә мәрхәмәтле, тырыш, хезмәт сөючән булып үсәрмен!

Әни

Һәр баланың иң якын кешесе,
Иң газиз кешесе - әнисе.
Әниләргә һәрчак озын гомер, 
Сәламәтлек килә телисе.
Әни булса һәрчак яныбызда
Безгә башка берни кирәкми.
Әни генә безне саклый, яклый
Җил-яңгыр да безгә эләкми.
Әниләр янда булганда
Тоябыз без бәхетне.
Җирдәге барлык әниләр
Булсыннар бик бәхетле!

Ислам Фәррахов, Девятерня мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев