Иң газиз кешем минем
Минем әнием бик изге күңелле кеше. Югары уку йортларында да укымаган, табиб та, укытучы да түгел, ул – Әни.
Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Барлык күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучыларны, табибларны ана тудырган. Ана сабыен күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып, бишек җырларын җырлап, әкиятләр сөйләп, иркәләп-назлап үстерә. Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Укып бетерә, үзе дә әни булу бәхетенә ирешә... Әнидән дә изгерәк, кадерлерәк, газизрәк кеше юк.
Минем әнием дә бик изге күңелле кеше. Югары уку йортларында да укымаган, табиб та, укытучы да түгел, ул – Әни.
Әнием Апас районы Дүртиле авылы кызы. Ул, әтиемне яратып, туган авылында ук күрше егетенә кияүгә чыккан. Апам белән мин – әти-әниемнең мәхәббәт җимешләре. Мине әнигә охшаган диләр, шуңа күрәдерме, мин аңа күбрәк тартылам. Ул – сердәшчем дә, дустым да, ярты сүземнән аңлаучы да...
Әнием хәзер дә мине: "Кечкенә кызым шул син", - дип иркәли. Аның нәрсә әйтәсен күз карашыннан аңлыйм. Кайвакыт әтием, көнләшеп: "Әниеңне күбрәк яратасың, кызым" - диеп әйтә. Әйе, әнием миңа якын, мин аңа тартылам, аны сагынам. Мин әниемне бик яратам, һаман да шулай яратырмын, сердәшчем, дустым итеп, әнием сүзен хаклап яшәрмен.
Әни белән безгә рәхәт, тыныч. Ул олыларны хөрмәт итә, безне дә шуңа өйрәтә. Бик ярдәмчел дә ул, чисталыкны, пөхтәлекне, дөреслекне ярата, матур җырлый.
Аның исеме –Ландыш. Исеме җисеменә туры килеп тора, ул чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Менә егерме еллап инде ул Апас хастаханәсендә эшли. "Анасын зурлаган кеше бер вакытта да хур булмас", "Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс". Бу сүзләр безнең изге аналарыбыз өчен әйтелгән. Әниләрдән бер серне дә яшереп калып булмый, ул аны барыбер белә. Әниләрнең әрләве дә йомшак, назлы. Ул аны киләчәктә балам зур хәрефтән язылган Кеше булсын, дип эшли.
Мин әниемнең матур итеп сөйләвен бик яратам. Ул кечкенә вакытымны сөйләргә бик ярата. Минем ничек беренче адым атлавым, ничек итеп 5 яшемә кадәр күкрәк сөтен яратып имүем, ничек сөйләшә башлавымны сәгатьләр буе сөйләп утыра ала.
Ял көннәрендә белән өйдә эшлибез, әни тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый. Минем әнием бик игътибарлы. Ул, минем кәефем юклыкны хәзер аңлап алып, ярдәм итәргә тырыша. Минем шаян булуым, тырышлыгым, чисталыгым-пөхтәлегем – бар да әниемнән күчкән. Минем үзсүзле булуым да әниемнән. Апам миңа, яратып, "Әни кызы", дип дәшә.
Әйе, мин бәхетле бала. Әти-әни тигезлегендә яшим, ятимлекнең нәрсә икәнен китаплардан гына укып, алар тәрбиясендә кадерле бала булып үсәм. Әти-әниләр безне картлык көннәрендә таяныч булсыннар дип тәрбия кылалар. Мин үз чиратымда әти-әниләребезгә бурычларыбызны кайтарырга, тәрбияләргә сүз бирәм. Шушы теләкләрне тормышка ашырыр өчен, миңа күп укырга, күп эшләргә кирәк әле.
Форсаттан файдаланып, барлык аналарны Әниләр бәйрәме белән тәбриклим һәм бәхетле балаларның бәхетле әниләре булып гомер кичерергә насыйп булсын дип телим.
Фазлыева Динара, Апас районы Апас урта мәктәбенең 8В сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев