Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ильяс белән песи

Земфир Ахъяров шигырьләре.

Ильяс белән песи
Өйдә бик матур күренеш –
Бишектә ята Ильяс.
Песикәй дә сизеп алды:
-“Кем анда, өстеңне ач?
Песи Ильясны күзәтә
Кечкенә әле, Ильяс.
Нишләсен ул песи белән -
Яңа дөньяга килгәч!
Песигә уйнарга булсын
-“Төш уйнарга, идәнгә,
Ильяс, әйдә ялындырма”, -
Диде песи, - “тиз, әйдә”!
Аллаһ кушып бер елдан соң
Ильяс тәпиенә басар.
Шунда, песикәй тапмассың,
Үзеңә урын качар.

Кадак кактым
Картәтием белән бүген
Мин дә чыктым келәткә.
Картәтием – кызык инде
Ит “кунсын” ди беләккә!
Беләккә ничек ит кунсын
Кош мени ул очарга?
Нәнәм әйтә: -“Аннан тагы
Боткаларны ашарга!
Картәтием келәтендә
Нидер чүки, казаклый.
Миңа чүкеч кадак бирде
Яле, улым, син как ди.
Картәтием белән икәү
Кадак кактык, төзәттек.
Нәнәм ашарга дәшсә дә
Тиз кермичә йөдәттек!
Өйгә кергәч, нәнәм әйтә:
“Керми тордыгыз озак?”
Картәти әйтә елмаеп:
“Улың да какты казак!”

Өйрәнәм
Утын яра картәтием
Мин карап кына торам.
Ул юкта утынны үзем
Ярырга план корам!
Карти әйтә: “Улым, син”- ди
“Бераз үс әле, аннан.
Ә, әлегә әйдә икәү
Бәрәнге алыйк баздан.
Эшләшүең безгә файда
Өйрәнү үзең өчен.
Эшли-эшли ныгынырсың,
Тәнеңдә артыр көчең!”

Песи
(Бер бала авызыннан...)
Үзәккә үтте бу песи
Аягыма урала,
Өстәлдәге тәмле суны
Эчермиче, күр аңа.
Яфалый мине, яфалый,
Ыштаныма ябыша.
Кая алып куйыйм икән
Тыңламый бит, карыша.
Бигрәкләр дә бәйләнчектер
Диеп һич уйламадым.
Барыбер тыеп булмады,
Ни генә кыланмадым.


Чүкеч тотарга өйрән
“Чүкеч тотарга өйрән” - ди
Картәтием һәрвакыт.
Бер көнне, ул күрмәгәндә
Пыяла карадым ватып!
Чүкеч белән бер сугуда
Ярчыклар чатнап очты.
Бармагым каный башлады
Күзләрдән яшьләр чыкты.
Картәтием ачуланды:
“Ярамый” - диде алай.
“Пыяла ватмаска икәнен
Белеп торсын һәр малай!
Кадак кагу өчен, улым,
Чүкечне кулланалар.
Уң кулыңа чүкеч, сулга
Кадак тотып кагалар!”
Земфир Ахъяров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев