Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ияләште бер песи

Актаныш районы Иске Байсар авылыннан Шәкүрова Иркә шигырьләре.

Ияләште бер песи
Ишек алдына килде дә, 
Ияләште бер песи.
Әй мыяулый, әй мыраулый
Сыйпамый йөрәк түзми.

Ачыккансың, дип әнием
Ашлар бирә үземә.
Ашыйм да бераз калдырам
Мырауҗанның үзенә.

Бәхет ярмасын калдырма, 
Ашап бетер, кызым, ди.
Бәхет ярмам зур үссен дип 
Песине сыйлыйм, әни.


Төнге буран
Кич күк йөзе тыныч иде
Бер мәлне чыкты буран.
Өй стенасын ятып кыйный
Әйтерсең, үче булган...

Дулап ала вакыты белән
Тәрәзәләргә чиртә.
Мин ятам юрган астында:
«Кайчан соң иртә җитә?»

Иртән чыксам, бер тавыш юк
Буран соң кайда булган?
Ишек алды, бакча, канау
Бар да кар белән тулган.

Шәкүрова Иркә, Актаныш районы, Иске Байсар авылы, 13 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев