Игезәкләр
Ничек кенә тырышсаң да, Безне аерып булмый!
Әти белән әнинең
Без игезәк кызлары.
Ике тамчы су кебек
Охшашкан балалары.
Көзгегә караган кебек
Күрәбез бер-беребезне.
Бутыйлар дусларыбыз,
Укытучылар безне.
Киемнәр дә бертөсле,
Йөртәбез озын толым.
Беребез тәбәнәгрәк,
Ә икенчебез озын.
Сәфинәбез рәсем ясый,
Ясминә китап укый.
Ничек кенә тырышсаң да,
Безне аерып булмый!
Чаллы, 42нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары Исламова Сәфинә һәм Ясминә. «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзалары.
Карина Сабирова рәсеме, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев