Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Язлар килде, язлар килде, яшеллеккә төренеп...

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары безгә үзләренең иҗатларын тәкъдим итәләр.

Яз килде

Язлар килде, язлар килде,

Яшеллеккә төренеп.

Без бит аны ел буена

Көтеп алдык өзелеп.

Карлар эреп беткәчтен дә,

Йөгерәбез урманга.

Һич керәсе килми өйгә,

Тышта рәхәт булганга.

Галимҗанов Данил, Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.


Яз

Менә ямьле яз килде,

Кояш елмаеп көлде.

Мин дә көләм, елмаям,

Уйныйм да мин, шаярам.

Кояш нурларын сибә,

Җиргә җылылык бирә.

Бар җиргә ул ямь өсти,

Яхшылыкка гына өнди.

Вәлиев Әмир, Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.


 

Җәй

Җәй – иң матур, иң ямьле ел фасылларының берсе. Аны яратмаган кеше юктыр. Җәй җиткәч, бар дөнья матурлана, ямьгә күмелә. Безнең дә күңелләр күтәрелә, гел урамга чыгасы килеп тора. Җәйге урамда бик рәхәт! Матур итеп кошлар сайрый, күбәләкләр оча.

Мин иң гүзәл җирдә – Мөслим районының Дусай авылында яшим. Безнең авылны урман уратып алган. Җәй җиткәч, урман яшеллеккә төренә. Агачлар шундый матур! Мин җәйне бик яратам!

Солтанова Айзирә, Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.


Тылсымлы куян

Борын-борын заманда караңгы урманда куян яшәгән. Аның тылсымлы таягы булган, шуның ярдәмендә ул җәнлекләргә ярдәм итеп торган.

Бервакыт төлке белән бүре, авылга барып, тавык урлап кайтырга сөйләшкәннәр. Куян, аларның ниятен белеп алган һәм тавыкларны коткарырга уйлаган. Ул авылга чапкан һәм тавыкларга барысын да сөйләп биргән. Тавыклар куначага менеп качканнар. Ә куян төлке белән белән бүрене көтеп торган һәм тылсымлы таягы ярдәмендә бүрене эткә, төлкене песигә әйләндергән. Шуннан соң эт өйне бүре белән төлкедән, ә песи тычканнардан саклаганнар.

Хаматшин Айзат, Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев