Язгы мәлдә
Укучылар иҗаты

Язгы мәлдә

Кабат язлар килде җиргә, кошлар кайтты илен сагынып...

Кабат язлар килде җиргә,

Кошлар кайтты илен сагынып.

Матур-матур җырлар бүләк итә,

Табигатьтән алар илһам алып.

 

Мин дә көттем һәркөн яз килгәнне

Тәрәзәдән карап, зарыгып.

Гөрләвекләр акты челтер-челтер,

Бозлар китте ашыгып, ургылып.

 

Үләннәр дә инде баш калкыта,

Кояш нурларына назланып.

Яз аенда уяна бөтен дөнья,

Күңел куя коштай талпынып.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллин Гамил.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев