Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Язгы кояш

Әйт әле син, язгы кояш, ни өчен син нурларыңны өләшәсең гел төрлечә...

Әйт әле син, язгы кояш,

Ни өчен син нурларыңны

Өләшәсең гел төрлечә,

Тигез үтми юлларыңны?

 

Син сибәсең, эретәсең.

Кемдер яна, кемдер тама.

Бар шундыйлар, күрми сине,

Масаялар белми чама.

 

Киң юлның ике ягында

Бар ике биек калкулык.

Берсе сиңа көн дә карый,

Икенчесендә салкынлык.

 

Беренчесе сиңа карый,

Көлә, елый, тилеләнә.

Карлары да эреп аккан,

Мартта инде шәрәләнә.

 

Каршы як яр һаман карлы.

Күрми бит ул сине, кояш.

Тора салкын, көлми, акмый.

Ул, әйтерсең, салкын кояш.

 

Синең нурны алган күңел

Елый, көлә ара-тирә.

Нурлы күңел, каткан түгел,

Сәлам ала, сәлам бирә.

 

Синең нурны алмас күңел,

Үзе салкын һәм елкылдый.

Язгы кояш кебек янмый,

Ул кар астында кыштырдый.

 

Сәлам бирми, сәлам алмый,

Кирәк булсаң, таштай эри.

Менә хәзер янмаса да,

Вакыт узгач, ул да эри.

 

Юлы да шул, кояш та бер,

Тик ике тау ике серле.

Берсе шәрә, берсе карлы,

Икесе ник ике төрле?

Әмир Фәрхуллин.


Әмирнең барлык иҗаты аның шәхси блогында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев