Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яз җыры һәм Яңгыр

Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары Әдилә Закирова һәм Алинә Рафикова шигырьләре.

Яз җыры

Язгы яңгыр шифа булып ята,

Яз сулышын янә чистарта.

Шомырт чәчәге төнне яктырта,

Яшь йөрәкләрдә сөю кузгата.

 

Язгы яңгыр шифа булып ята,

Сандугачларны моңлы җырлата.

Тереклекне кабат кузгата да,

Күңелләрдә моң һәм дәрт уйната.

 

Язгы яңгыр шифа булып ята,

Табигатьнең йөрәген  яңарта.

Гүзәллек һәм ямь көн саен арта,

Яз җыры ихлас хисләр уята. 

Әдилә Закирова, 8нче сыйныф.

 

Яңгыр

Кояш җыйды нурларын,

Яшен яшьни  камчылап.

Болытлар сагыш- зарын

Җиргә түгә тамчылап.

 

Хәттә җил дә туктаган,

Яңгыр көченә таң калып.

Кошлары да тын калган.

Сайрамыйлар моңаеп.

 

Бу яңгыр алган көчен,

Явар җирне шифалап.

Кояш та чыгар кичен,

Бар дөньяны матурлап. 

Алинә Рафикова, 8нче сыйныф. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев