Яз килә!
Түбәләрдән тамчы тама, рәхәт вакытлар җитә.
Бар дөньяны нурга күмеп,
Шаулап, гөрләп яз килә.
Бар тереклек уяна,
Кояш елмаеп көлә.
Бөреләр дә бүртә әнә
Яз килгәнне сизәләр.
Күп тә үтмәс җылы яктан
Кошлар кайтып җитәрләр.
Яратам мин яз айларын
Шау чәчәкле, гүзәл чак.
Һәр фасыл үзенчә матур,
Әмма яз матуррак.
Түбәләрдән тамчы тама,
Рәхәт вакытлар җитә.
Алда без, балаларны,
Язгы каникул көтә.
Мәрьям Дәүлиева, Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев