Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яхшы сүз балдан татлы

Шунда ук бөтен кайгылары юкка чыкты Асиянең: җылы өйдә, ягымлы елмаеп әни каршылагач, бернинди дә авырлыклар куркыныч түгел!

Шундый күңелсез, авыр көннәре булганы юк иде әле Асиянең. Иртән мәктәпкә йоклап кала язды, ашыга-ашыга шунда менгәндә, сазга егылды ул. Өенә яңадан кайтып, өстен алыштырды. Беренче дәрестә үк  көндәлеккә «2»ле бастырып куйдылар, шуннан соң дусты Лилия белән ызгышып беттеләр. Мәктәптә үзенең абыйсы бүләк иткән колакчыннарын югалтып, бик моңсуланып, еламсырап өенә юл алды Асия. «Бүген бөтен нәрсә миңа каршы!» дип уйланды ул.

 Өй ишеген ачуга, башка дөньяга эләккән төсле булды: өйдә якты һәм җылы, аш бүлмәсеннән тәмле исләр килә. Каршыга елмаеп әнисе чыкты, назлап кына: «Менә минем күз нурым да кайтып җитте. Хәлләрең ничек, кызым?» дип эндәште. Шунда ук бөтен кайгылары юкка чыкты Асиянең: җылы өйдә, ягымлы елмаеп әни каршылагач, бернинди дә авырлыклар куркыныч түгел!

Дилбәр Вәлиәхмәтова, Күгәрчен урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев