Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ява да ява уңыш

Чаллы шәһәре 54 нче гимназиясе укучылары иҗаты.

Әйтче, Көзкәй
Бирче җавап, Көзкәй син,
Минем шушы сорауга.
Әйтче, зинһар, ни өчен
Син һәрвакыт елауда?
Ни өчен син көлмисең?
Кояшыңны ни өчен
Син һавада тотмыйсың?
Әйтче, зинһар, ни өчен?


Кыш
Кыш килде, кар яуды,
Бар җиһан агарды.
Басулар, болыннар
Ак юрган ябынды.
Агачлар, куаклар
Ак шәлгә төренде.
Ә салкын җилләре
Битләргә өрелде.
Балалар уйныйлар
Ак юрган өстендә.
Кар ява тын гына
Ак көмеш төсендә.
Хатипов Әмир. Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназиянең 5 нче сыйныф
укучысы.


Ява да ява уңыш
Шәрапҗанны кар баскан бит,
Харап була, ләбаса.
— Коткарыгыз, — дип кычкыра.
Кар астыннан, тамаша!
— Әни, — димен, — болай булмый.
Ява да ява һаман.
Әби белән бабайны да
Күмеп китмәсен, яман!
Шалтыраттым әбигә дә,
— Ничек хәлләр, әби, — дим.
Кар астында калдыгызмы?
Ява да, ява бит, — дим.
— И балам, Аллаһка шөкер.
Сөенәбез без карга.
Кышы бик матур килде, — дип,
Рәхмәтле без аңарга.
Кар булгач, уңышы да,
Мулдай булыр балакай.
Илләр тыныч, җирләр тыныч,
Булсын гына балакай.


Минем дәү бабам — герой
Әбиемнең әтисе
Дәү бабай була миңа.
Бик гадел кеше булган.
Әби сагына шуңа.
Карт бабам Хисаметдин
Сугышта булган минем.
Артиллерист булган ул,
Фашистларны кырган ул.
Бабамның катюшасы
Бик еракларга аткан.
Дошманнарны дер калтыратып,
Ут яңгырына тоткан.
Минем дәү бабам — герой.
Ул бит дошманны җиңгән.
Бер аяк белән кайтса да,
Илгә җиңү китергән.
Әбием бик горурлана
Шундый әтисе белән.
Бабамның батыр булганын,
Мин дә бит хәзер беләм.
Садыков Нариман. Чаллы шәһәре 54 нче гимназиянең 5 нче
сыйныф укучысы.


Чаллым

Туган җирем — ул Чаллым,
Гүзәл Чулманым, күлләрең.
Хуш исләрен тараталар
Гөлләрең, чәчәкләрең.
Катлы-катлы йортлар үсә,
Дус-тату яши халкым.
Төрле милләт вәкилләрен
Бергә туплаган барсын.
Кояшың гел нурын сибеп,
Күңелемә өсти ямь,
Туган җир ул бер генә,
Онытмам сине диям.


Сеңлем

Бар минем сеңлем Мәрьям,
Дөньяга ул өсти ямь.
Барыбызны җыя ул,
Матур итеп көйли ул.
Төпчегем, — ди әнием,
Кояшым, — ди әтием.
Бер шаяра, бер көлә,
Кайчак елап та килә.
Ул әле безнең бик яшь,
Аңа нибары бер яшь.
Үпкәсе була бик еш,
Күзеннән чыкмый бер яшь.
Торабыз сөеп кенә,
Ул безнең берәү генә.
Тәти, акыллы бит ул,
Минем бердәнберем ул.
Миннеханова Зәлинә. Чаллы шәһәре 54 нче гимназиянең 5 нче сыйныф
укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев