Иҗат итү – ул саваплы
Укучылар иҗаты

Иҗат итү – ул саваплы

Әмир Фәрхуллинның иҗат турындагы фәлсәфи шигыре.

Иҗат

Ботакларын юна-юна,

Салам мин үземчә күпер.

Елга-дәрья, киң һәм тирән,

Күпме кеше синнән үтәр.

 

Ниләр кирәк күпер өчен:

Кирәк аң, каләм – балта, сап;

Чыгу өчен елга аша,

Кирәк күп вакыт – бихисап.

 

Кирәк тирәк, теләк, терәк.

Кирәкләре аның бик күп.

Барырга зәһәр җилләрдә

Табигатьнең ачысын үп.

 

Кем салган? Нигә? Нәрсәдән?

Төзелгәч, булыр сораулар.

Үтә гади шул җавабым:

Күпер – үз күңлемне саклар.

 

Хыял – иҗат, күпер - сезгә,

Хәзер көтәсе җавапны.

Бәя куйсагыз да беләм,

Иҗат итү – ул саваплы.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев