Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яңа елдан ниләр көтәм мин?

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары яза.

Яңа елдан зур өметләр белән
Тынычлыклар телим килүен.
Бар кеше дә тыныч күңел белән
Мин телимен җирдә яшәвен.
Ир-егетләр, әти һәм уллар
Исән-имин кайтсын әйләнеп.
Һәр гаиләдә бик бәхетле булып,
Яшәсеннәр җирдә сөенеп.
Телимен мин яңа елдан
Һәркемгә сәламәтлек.
Ныклы адым, төпле фикер белән
Яшик әле җирдә куанып.

Вахитов Ислам


Ниләр көтәм яңа елдан?
Уйламый да әйтәм дөньяда
Күк йөзе тыныч булсын.
Якыннар исән-сау булсын.
Кояшым балкып торсын.
Күк тулы йолдыз булсын.
Кеше йөзе көләч булсын.
Бәхеттән балкып торсын.

Вәгыйзова Эльвира



Яңа ел килә, Яңа ел,
Драконнары белән.
Урамнарны бизәде
Кар-бураннары белән.
Без көтәбез Яңа елны
Куанычлары белән.
Зур бәхет-шатлыклары,
Ил тынычлыгы белән.
Кил син безгә, Яңа ел!
Алып кил үзең белән
Укуда зур уңышлар,
Ил көнгә иминлекләр.

Закирова Азалия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев