Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яңа ел килә!

42 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Аделя язган шигырь.

Ярты ел уку бетә,
Тиздән Яңа ел җитә!
Кунак булып шәһәргә 
Кыш бабай рәхим итә.
Яңа ел килүенә
Яхшылап әзерләндек.
Кар сыннары ясадык,
Мәктәпне дә бизәдек.
Тәрәзәдә төрле әкият
Геройлары чагылган.
Ап-ак кар бөртекләре
Рәсемнәргә сарылган!
Безнең хезмәтебезгә 
Кар кызы да сөенде.
Бәйрәмебезгә ямь өстәп,
Җырлады һәм биеде.
42 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Аделя.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев