Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яңа ел бәйрәмнәре - могҗизалы көннәр

Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучылары иҗаты.

Мин җырларга яратам. «Яңа ел»га Кыш Бабайдан өйдә җырлар өчен микрофон сорап хат язган идем. Ә ул бүләкне миңа үземнең бабакаем алып килде. Бәйрәм көнне иртән иртүк бүләкләр һәм тәмле әйберләр алып килеп керде ул. Миңа микрофонлы зур колонка һәм наушник, ә апаема пультлы машина бүләк итте. Бабакаема күп итеп рәхмәт әйттем, сәламәт бул дидем. Мин аны бик яратам. Хәзер без өйдә көн саен кич дискотека ясыйбыз.

Уразаева Элина.

Яңа ел — ул гаилә бәйрәме. Без бу бәйрәмне гел өйдә үткәрәбез. Быел да Әнәктә булдык, бик матур чыршы бәйрәменә бардык. Анда Кыш Бабай белән Кар Кызы килгәннәр иде. Алар безне бик күп уеннар уйнаттылар, биеттеләр. Салкын дип тормаганнар, балалар күп булып килгәннәр иде. Кыш Бабай безгә барыбызга да бүләкләр таратты.

Ә кышкы каникулда Актанышта апаларымда кунакта булдым. Анда без ике көн спорт сараена шугалакка бардык. Мин беренче тапкыр коньки шудым. Беренче көнне генә өйрәнү кыен булды, икенче көнне мин тотынмыйча да шудым.

Хузятова Алинә.

Бездә быел «Яңа ел» бик кызык булды, чөнки өй кунаклар белән тулы иде. Әнием белән Илүзә апам күп итеп тәмле әйберләр пешерделәр: кыстыбый, бәлеш, салатлар. Әтием Эльвир абый белән шашлык пешерделәр. Мин Гүзәл апемны карадым, аны уйнаттым, ашаттым. Без сәгать унике тулгач урамга чыктык һәм бергәләшеп бенгаль утлары яндырдык. Миңа Кыш Бабай телефонга яңа чехол бүләк итте. Илүзә апам блокнот һәм бисер бирде. Мин аларга рәхмәт әйттем. Ә каникулда Чаллыга кунакка бардым һәм Гүзәл апаемны карадым.

Макарова Аделина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев