Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ямьле яз

Мөслим районы Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары яза.

Ямьле яз
Менә ямьле яз җитте. Күктә кояш елмая, түбәдән тамчылар тама. Кар-бозлар эреп, сулар булып агалар. Елга сулары ярларыннан ташып чыгалар. 

Туган якка җылы яклардан кошлар кайталар. Табигать уяна, үләннәр яшәрә, яфраклар шыта. Табигатьнең әлеге халәтен күрү күңелләргә яшәү дәрте өсти, кәефләрне күтәрә.
Туган ягым тагы да матурлана, кошлар сайравы белән җанлана.

Шулай итеп һәр ел фасылы үзенең ямьлелеген, матурлыгын өсти.

Садриева Гөлшат, 3 нче сыйныф


Рәхәт чак
Урамда яз,
Карлар эри,
Гөрләвекләр агалар.
Безне сагынып,
Җылы яктан
Барлык кошлар кайталар.
Балалар да бергәләшеп,
Урамнарда уйныйлар.
Велосипедта йөриләр,
Шаяралар, уйныйлар,
Шундый рәхәт чак диләр!
Хафизов Марат, 1 нче сыйныф

Яз турында шигырь
Карлар эри,
Кошлар кайта,
Үләннәр борын төртә,
Кояш та ныграк
Яктырта, җылыта.
Агачлар йокыдан уяна,
Елгалардан бозлар кузгала,
Кардан юллар ачыла,
Күктә самолетлар күренә...
Әйтегезче, дусларым,
Бу кайчан була?
Дөрес әйтәсез, әлбәттә,
Сагынап, көтеп алган
Без яраткан яз була!
Шәнгәрәева Назгөл, 1 нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев