Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ямь табыйк

Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә «Ак каурый» әдәби түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты.

Ямь табыйк
Күктә болыт агыла,
Тамчылары коела.
Әллә көз инде елый?
Миңа шулай тоела.

Көз, алтыным, елама,
Кыш җитә дип моңайма.
Кулыңда ич вакытың
Аны һич тә югалтма.

Чыксын кояш елмаеп,
Куансын бар күңелләр.
Коелса да яфраклар,
Алар җирне бизиләр.

Яңгырга да шатланыйк,
Юк-бар белән уфтанмыйк.
Яңгырлы салкын көзнең 
Ямен табып рухланыйк.

Мөхтәсимова Әминә, Чаллы, 5 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.


Сәер көз
Очрады миңа юлда кара карга,
Ник китмәгән ул җылы якларга.

Яз җитү белән, туган якларга
Тәүге кайтучы — ул кара карга.

Көзләр җиткәнен әллә белмиме,
Туган җиреннән китәсе килмиме?

Әллә адашкан инде бу карга,
Ничек чыдар соң, салкын ак карга.

Әйтеп тә булмый, телем аңламый,
Кусам да китми, мине тыңламый.

Кара каргадай ашыйкмый кыш та,
Ноябрь үзе. Ә җылы тышта!

Закирова Әдилә, Чаллы, 9 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев