Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ял итеп алыйк әле!

Укучылар өчен физкультминуткалар.

Нәни генә куяннар

Сикерешеп уйныйлар.

Уңга карап, сулга карап,

Әйләнеп тә чыгалар.

Кулларын алга сузып,

Чүгәләп тә алалар.

Уң аякны, сул аякны

Селкетеп тә куялар.

Мөслим районы, Күбәк урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Назмиев Риназ.

 

Куян кишерен алды да,

Сикергәли башлады.

Иптәшенә кулын сузып,

Кишер белән сыйлады.

Кулны кулга тотынышып,

Түгәрәк ясадылар.

Бераз ял итеп алгач,

Урынга утырдылар.

Мөслим районы, Күбәк урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Хасаншин Алмаз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев