Яф­рак – ак­ча бул­ган­да...
Укучылар иҗаты

Яф­рак – ак­ча бул­ган­да...

Иң кы­зы­гы – кыш кө­не юр­ган­га тө­ре­неп, ча­на­га уты­рып ба­ру. Җы­лы юр­ган ас­тын­да йок­лар­га да бу­ла бит.

Кечкенә вакытта күп кенә сабыйлар балалар бакчасына йөргәндер. Миңа да мондый бәхет насыйп булды. Балалар бакчасы безнең өйдән ерак урнашкан. Иң кызыгы – кыш көне юрганга төренеп, чанага утырып бару. Җылы юрган астында йокларга да була бит. Балалар бакчасында һәр баланың да ишегалдындагы мәйданчыкка чыгып уйныйсы килә иде. Көз көне чыршы күркәсеннән «ашарга» пешерә идек һәм шуны яфрак белән түләп алыш иде. Таганда атынулар, качышлы, куышлы уеннары... Балалар бакчасында өч тәрбиячем бар иде. Мин аларны яхшы хәтерлим: Гөлүсә Хөсәен кызы, Гөлүсә Шамил кызы һәм Фәния Ильяс кызы. Гел яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәткәннәре өчен рәхмәт аларга.

Али­нә Ши­ри­яз­да­но­ва, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев