Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ябалактай ак кар ява

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы Диләрә Идиятуллина шигырьләре.

Сезгә Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Алия Илмир кызы яза.

«Замана яшьләрен матур әдәбият белән кызыксындыру хәзер бик авыр», - дияргә яратабыз. Әмма сирәк булса да, алар арасында әдәбият белән генә кызыксынып калмыйча, каләм дә тибрәтүче өметле укучыларыбыз бар.

Балалар күңелләренә килгән иҗат җимешләрен дәфтәргә яисә куен дәфтәренә теркәп баралар. Дәресләрдә, түгәрәкләрдә «Көмеш кыңгырау» газетасында басылган «Укучылар иҗаты»на да еш кына күзәтү ясыйбыз, фикер алышабыз.

8нче сыйныф укучысы Идиятуллина Диләрәнең шигырьләре яраткан газетабыз "Көмеш кыңгырау"да инде басылып чыкканиде. Менә тагын берничә шигырен сезнең игътибарга җибәрәбез.

Ябалактай ак кар ява

Ябалактай ак кар ява,
Кышның матур көнендә.
Карлар тирбәлүенә карап
Моңнар туа күңелемдә.

Иртән кояш яктыртканда,
Күзләр чагыла аклыктан.
Энҗе кебек ялтырыйлар
Салкын карлар пакьлыктан. 

Күкрәк тутырып сулыш алам,
Карыймын саф һавага.
Исем китеп сокланам 
Серләр тулы дөньяга.

Табигать матурлыгын күзәтеп,
Ак теләкләр телим мин:
Булмасын илдә сугышлар,
Дөньялар булсын имин.

Сагындыра

Чәчәкле матур җәйләрне
Сагынып көтеп алабыз.
Каникулда шатланышып
Без авылга кайтабыз.

Авылда чиста, саф һава,
Күкрәк тутырып сулыйбыз,
Көне буе рәхәтләнеп,
Дуслар белән уйныйбыз.

Уен белән онытылып,
Дөньябызны онытмыйбыз.
Дәү әти-дәү әниләргә
Булышырга онытмыйбыз.

Күңелле булса да авылда,
Әти-әни сагындыра,
Туган өең, якыннарың
Бар да, бар да юксындыра.

Тормыш җиңел, рәхәт икән .
Гаиләң бергә яшәгәндә
Әти-әниең яныңда
Яклап, саклап яшәгәндә.
 

Табигать үз көчен күрсәтә

Кыш килүен сагынып көттек,
Чана-чаңгы шуарбыз дип,
Тик әллә бик каты теләдек
Кар туктамый ява көн-төн.

Ишегалды тулды кар белән,
Урам,юллар,өйләр-һәммәсе
Бар да кар белән капланды
Әйтерсең кар диңгезе.

Беркая да барып булмый,
Транспортта йөреп булмый
Табигать үз көчен күрсәтә,
Берничек тә җиңеп булмый.

Өлкән яшьтәгеләр хәтта,
Чыга алмый ята өендә.
Кар күмгән ишек-капкасын,
Я Ходай, бу нинди җәза соң?

Күпме генә караса да,
Урамда күренми беркем
И Ходаем, харап итмә,
Берәресе ярдәм итсен.

Табигать үз көчен күрсәтсә,
Куркыныч икән бигрәк,
Шул чакларда бер-береңә
Ярдәм кулын сузу кирәк

Идиятуллина Диләрә, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев