Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иң якын дусмы, дошманмы?

“Китап – кешенең иң якын дусты”, – дип олылар безгә кечкенә чактан ук әйтә. Ләкин хәзерге заман балалары китап турында нәрсә уйлыйлар икән?

Мин хәзер 8 нче сыйныфта белем алам. Әлбәттә, без мәктәп әдәбиятын укыйбыз, әмма мин буш вакыт булганда, башка китаплар да укырга яратам. Иң яраткан жанрым – фэнтези. Әкият дөньясына чуму, барлык детальләрне белү һәм үземне ниндидер тылсымлы герой итеп тою – мине бик кызыктыра. Китап минем өчен – иң якын дустым, чөнки ул миңа кирәкле киңәшләр һәм дәресләр бирә ала. Минем яшьтәшләрем дә китап укырга яратамы? Бу сорауны мин сыйныфташларыма бирдем.


“Әйе, мин китаплар укырга яратам, ләкин аларның электрон вариантын. Бигрәк тә фэнтези һәм психология жанрлары тарта. Ә менә классиканы укый алмыйм. Минем өчен китап уку – зиһенне арттырырга, сөйләмне үстеррегә ярдәм итә,” – дип, җавап бирде Рәлинә.  


“Көнкүреш романнарын укырга яратам, әмма әсәр бик озын булса, укып бетермәскә дә мөмкинмен”, – ди Диана.


“Ә мин китаплар укырга яратмыйм. Дөньяда башка кызык әйберләр күп, дип саныйм. Сирәк кенә заманча кыска хикәяләрне укый алам”, – диде Диләрә.


Димәк, кайбер яшүсмерләр китап укуны күңелсез дип санамыйлар. Ни өчен күбесе китапка тартылмый икән? Ни өчен бу тылсымлы, шаккатыргыч дөньяны күңелсез, дип саный? Бәлки, мәктәпнең мәҗбүри программасы буенча әдәбиятны укып, туеп, башка китап укырга вакытлары һәм теләкләре калмыйдыр?.. Ә бәлки, бу ата-ана гаебедер...  Алар укымый икән, бала да кулына китап алмый, үскәч тә, тартылмаячак. Үзе өчен башка кызык әйберләр табачак. Элек балалар телевизор карап утырса, хәзер интернет, компьютер, телефоннар заманы.
Алай да, китап укырга яратмагач, кешене надан дип булмый. Хәзерге заманда да шулай ук “китап кортлары” күп.   Безнең гимназиядә телефоннардан куллану вакыты чикле булгач, без вакытны уздырырга теләп, кулга китап алабыз. Укырга яратмаучыларга бер киңәшемне дә җиткерәсем килә: төрле жанрдагы китапларны укып карагыз, бәлки, эзләнә торгач, ошаганын табарсыз.


Зилия Йосыфова, 13 нче гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев