Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Һәркемнең үз холкы

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Камилә Әхмәдиева шигыре.

Гадилек бар кеше күңелендә,
Сыйфатларның иң-иң булганы.
Саф йөрәкле кеше шуңа керә,
Киң холыктыр алар туганы. 

Һәр кешегә үз сыйфаты якын,
Үзен танып, яттан белгәне.
Үзгәртергә күпләр теләгәндә,
Үз "Мин"е дип утка кергәне. 

Галәм тулган төрле халык белән,
Аеруы кыен җаннарны.
Кеше холкын барлый башлау белән,
Баш чуала,бутый саннарны,
Галәм тулы төрле холык белән... 

Кыяфәтен күзләп,фикер йөртү,
Ярты сүздән инде аңлашу:
Капма-каршы жаннар очрашуы,
Бер-берсенә шулай жайлашу?!

Берсе мондый, икенчесе шундый,
Барыбыз да Адәм баласы?!
Йөрәгеңә чиккән алтын холкың 
Һич үзгәрми, мәңге шуның белән
Бу хәяттән атлап барасы!

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев