Гыйнвар кояшы
Укучылар иҗаты

Гыйнвар кояшы

Гыйнвар аеның кояшы Бигрәк матур була...

Гыйнвар аеның кояшы
Бигрәк матур була.
Бар җиһанга яктылык,
Кышкы сихри нур тула.
Таңнар алсуланып ата,
Кояш биеккә менә.
Кичләрен учак кебек
Ялкынлап янып бетә.
Көн кыска шул, кояш дускай
Бик иртә кереп китә.
Җылытып калыйм, диеп
Якты нурларын сибә.
42 нче мәктәп укучысы Нигъмәтуллина Аделя.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев