Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гомер юлларыннан атлап барам...

Игътибарыгызга Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы иҗат иткән берничә шигырьне тәкъдим итәбез

Туган телем – Тукай теле
Туган телем – бөек Тукай теле,
Иң зур байлык – Тукай иҗаты.
Бик сирәктер җирдә шундый даһи,
Көчле рухлы олпат ир заты.

Тукай моңын тыңлап үскән затлар
Начарлыклар җирдә кылмаслар.
Шагыйрь чишмәсеннән су эчкәннәр
Давылларда шартлап сынмаслар.

Тукай шигырьләре – зур хәзинә,
Тормыш яме, яшәү бизәге.
Туган телне, газиз илне сөю –
Шагыйрь җанның бөтен теләге.


Тукай әкиятләрен тыңлап үссен,
Кешелекнең җирдә һәр заты.
Килер буыннарга маяк булсын,
Мәңге үлмәс Тукай иҗаты!


Яз килә
Язлар килә табигатькә шаулап,
Сыерчыклы иртәләре белән.
Тамчы тавышы кушыла бар җиһанга,
Һәр тереклек баш калкыта җирдән.

Назлар көткән күңел канатлана,
Гөрләвекләр моңы, кошлар тавышыннан.
Язлар исе килә, баш әйләнә,
Ташуларның шашып агышыннан.

Балачакка кире кайтсаң иде!
Кыңгыраулы мәктәп юлларында,
Үткән безнең шаулы балачак.
Борчулары, шатлыклары белән
Мәңге шулай истә калачак.

Мәктәп сукмаклары буйлап атлыйм,
Күңелемнән мин һаман да сабый.
Ак тасмалы, зәңгәр күзле кызчык
Рәхим ит, дип күзләремә карый.

Гомер юлларыннан атлап барам,
Искә төшә һәрбер мизгелләре.
Сабый чакның тапсаң иде кабат
Ачылмыйча калган үз серләрен.

Сукмаклар бер, кире кайтыр өчен
Балачакның киртәләре ябык.
Күңелләргә хәтирәләр салып,
Үтеп киткән әллә кая вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев