Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гөлчәчкәгә тиңлим әниемне

Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары иҗаты.

Әнием
Әни диеп әйтәбез без
Иң кадерле кешегә.
Назлый, сөя, ярата ул,
Күңел җылысын бирә.

Төн йокысын йокламыйча,
Яклый, саклый, үстерә.
Әниемнең яхшы сүзе
Яшәү өчен көч бирә.

Әни янда — шундый рәхәт:
Өйләр ямьле – аш тәмле.
Исән генә бул син, әни,
Дөньялар булыр ямьле.
Сабирова Сөмбел, 4 нче сыйныф укучысы


Әнием-бергенәм
Әниләр күп бу дөньяда
Минем әни җирдә бер генә.
Ул елмаеп безгә караса, 
Өебезгә нурлар бөркелә.
Гөлчәчкәгә тиңлим әниемне,
Күзләренә карап торам мин.
Бу дөньяда минем әниемдәй 
Матур кеше юктыр диям мин.
Әниемнең җылы карашлары 
Һәрчак шифа бирә күңелгә.
Әнием дип өзелеп әйткән чакта
Кайнар яшьләр килә күземә.
Әни бит ул безнең өчен үрнәк,
Аннан өлге алып яшибез.
Авырмасын, гел елмаеп торсын
Иң-иң якын, газиз кешебез.
Гиздатуллина Таңсылу, 7нче сыйныф укучысы.


Рәнҗетмәгез әниләрне
Ана күңеле балада -
Баланыкы далада.
Халкым әйткән бу мәкаль
Туры килә заманга.
Әни кылган яхшылыкны
Салып булмый үлчәүгә.
Балам диеп төн йокламый
Тирбәтә ак биләүдә.
Кеше булсын балам диеп,
Тели ул изге теләк.
Яхшылыкның кадерен
Яшьтән белергә кирәк.
Кайчак әниләрне борчып,
Әйткәнне тыңламыйбыз.
Аларның хак булуын
Еллар үткәч аңлыйбыз.
Рәнҗетмәгез әниләрне,
Калмасын үкенечкә.
Эшләгән изгелекләр 
Китерсен сөенечкә.
Сафина Зәлия, 6нчы сыйныф укучысы


Әнием
Һәркем өчен бу дөньяда 
Иң кадерле ул - әни. 
Аның өчен без һәрвакыт
Калабыз булып нәни.
Йолдызым, дип, җимешем дип
Иркәләп, назлап сөя.
Бераз гына авырсак да,
Бик борчыла һәм көя.
Өйрәтә ул яхшылыкка,
Әдәп, әхлак , тәртипкә.
Тырышып укырга кушып,
Озата һәркөн мәктәпкә.
Дүртлеләрем, бишлеләрем -
Аның өчен зур бүләк.
Сәламәтлек, озын гомер
Миннән әнигә теләк.
Шәйхеразиева Зилия, 3нче сыйныф укучысы


Әнием — киңәшчем

Минем әнием турында хисләремне, уйларымны язасым килә. Минем әниемнең исеме - Лүзә. Ул Иске Богады авылында дөньяда килә. Богады мәктәбен тәмамлагач, озак еллар «Тамыр» хуҗалыгында учетчик-лаборант хезмәтен башкара. Бүгенге көндә әнием «Аккош» кибетендә сатучы булып эшли. Ул үз хезмәтен бик яратып башкара, кибеткә кергән һәр кеше белән ягымлы итеп сөйләшә. 

Әнием - минем иң якын сердәшчем, дустым. Авыр хәлләрдә калганда, авырганда, берәр борчуым булса, ул һәрвакыт минем янәшәмдә. Миңа ярдәм итә, юата, киңәшләрен бирә, кайгыртып кына тора. Ул мине бик күп тегәргә, чигәргә өйрәтә. Бергәләп тәмле әйберләр пешерәбез, Әнием мине матур итеп киендерә, тәмле ризыклар белән сыйлый. 

Әни кеше балалары хакына барысына да әзер. Үзенә авыр булса да, балаларына сиздерми, гел шат күңелле булып яши. 

Аскарова Азалия, 5 нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев