Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Газиз кешем — әнием

Өебез дә әниебез янда булганда гына ямьле, нурлы. Мин әниемнең гел яшь, матур булып калуын теләп калам.

Әниемнең исеме Ландыш. Әнием «Кояшкай» балалар бакчасында эшли. Әнием безгә 4 кызына карата йомшак та, кирәк чакта кырыс та була белә. Иртән барыбызны да иркәләп йокыдан уята. Мәктәптән тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Әнием бар эшкә дә өлгерә, җитез. Белмәгәнне өйрәтә, аңлата, барыбызга да ярдәм итә. Без олы кызлары аңа һәрвакыт булышабыз. 

Өебез дә әниебез янда булганда гына ямьле, нурлы. Мин әниемнең гел яшь, матур булып калуын теләп калам. Илләребез имин, көннәребез тыныч, якты, матур булсын. Мин әниемне бик яратам.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Валеева Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев