Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Галәмгә очсаң иде!

Галәмгә очсаң иде ул, Җир шарын күрер идең!

Галәмгә очсаң иде ул,

Җир шарын күрер идең!

Космик корабльдә коштай

Гел очып йөрер идең!

Чәчләр үрә торыр иде,

Үрәсе булмас иде.

Ашарларга әзерләп тә

Торасы булмас иде.

Кызыгыр иделәр күреп

Сине барлык классташлар.

– Вәт булдыра! – дияр иде.

Җирдә барча яшьтәшләр.

Хыялланып йөрү рәхәт,

Булмый галәмгә менеп.

Телевизор каршына

Утырдым әле килеп!

42нче мәктәп укучысы Вәлиева Ильвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев