Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Галәм киңлеге

Сихри бер дөнья иле - күк йөзенә карыйм...

Сихри бер дөнья иле -

Күк йөзенә карыйм.

Меңәрләгән, җем-җем иткән,

Йолдызларны саныйм.

Галәм диңгезе соклангыч,

Ялтырап яна утлар.

Кояш тирәли әйләнә

Без өйрәнгән планеталар.

Кояш нурларын сибеп,

Көнебезне якты итә.

Аңардан сон караңгы,

Айлы кич килеп җитә.

Ялтырап янган йолдызлар -

Алар күк җисемнәре.

Ә шулай да аларның

Бар шул үз исемнәре.

Юрий Гагарин беренче

Галәм киңлегенә очкан.

Һавалардан җирне күзләп,

Горурланып аны кочкан.

Җир шарында һәр кеше

Галәм тарихын белсен.

Безнең киләчәгебез матур,

Якты һәм кояшлы булсын!

Хәсәншин Данияр, 2нче “А” сыйныфы укучысы, 41нче урта гомуми белем биру мәктәбе, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев