Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гәҗитне укучыларга теләгем

«Озак еллар укытучы булып эшләгәнгәдер, балалар яратам. «Көмеш кыңгырау» гәҗитенә язылуыма да сөенәм» дип язган Мөслимнән Рафаэль Зарипов.

“Көмеш кыңгырау”ның

Чыңнарын тыңлыйбыз.

Оныгым белән һәр битен,

Яратып укыйбыз.

Олы яшьтә булсам да,

Мин дә укучың быел.

Мәктәпне тәмамлауга

Җәйгә тула 50 ел!

Гәҗиттәге фотолар,

Язмалар җәлеп итә,

хәтта,

Күзләрем дымланып китә:

Яңалык шатлыкка илтә.

Акыллы безнең балалар:

Тырыш, тәрбияле алар!

Укучыга теләгем шул,

Замана таләбе дә ул:

И балам, игелекле бул!

Яхшыны яманнан, хәләлне

Хәрамнан аера бел.

Укы син, шаярт һәм көл,

Ярышта көчле бул!

Иманга вөҗдан да,

Намус та керә – шуны бел!

Хөрмәт белән, Рафаэль Зарипов, лаеклы ялдагы укытучы, Мөслим, Тегермәнлек авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев