Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гаиләмнең күркәм гадәтләре

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасы «Күбәләк» мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының беренче иҗат җимешләрен тәрбияче апалары безгә юллаган.

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасының «Күбәләк» мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Сибгатова Рушания Зыятдин кызы кебек иҗади, яңалыкка омтылучан. Аларның беренче иҗат җимешләрен ишетеп, туплап апалары безгә юллаган. 


Гаиләмнең күркәм гадәтләре

Һәр гаиләнең үзенә күрә күркәм гадәтләре була. Без дә, ел саен яз җитеп, җирләр кипкәч, гаилә әгъзалары белән җыелып, барыбыз да зиратка юл тотабыз. Анда дәү әтиебез, дәү әбиебез, бабай каберлекләре бар. Анда чәчәк орлыклары, үсентеләр, балта, тырма ,су, буяу, пумалалар алып, һәрберебез эшкә керешәбез.

Әнием Мәрьям апа белән матур чәчәкләр утырта, әтием балта белән агачларны чистарта, мин Рәзилә апам белән чүпләрне җыям. Бергәләп коймаларны кырабыз, буйыйбыз, чәчәкләргә су сибәбез. Ә ахырда, барыбыз да чирәмгә утырып, белгән догаларыбызны укыйбыз. Быел да, тиздән бу игелекле эшне эшләргә җыенабыз. 

Галиуллина Мәйсәрә Рәдиф кызы,6 яшь.

Шигъри гаилә
Әйе,чыннан да безнең гаиләбез шигырьләр, җырлар ярата. Ел фасылларыннан мин язны бик тә яратам. Мин яз килү шатлыгыннан, бер шигырь яздым. Сез дә укып карагыз әле. 
Яз
1.Җылы нурларын сибеп,
Кояш дәшә урамга.
Гөрләвекләр өстеннән
Аяклар җитез чаба.
2. Яз килде диеп,
Шатланып,
Көймәләр йөздерәбез.
Аннан кошлар килүен
Тезелеп күзәтәбез.
3. Карлар эри, бозлар эри,
Чиста кала җир.
Тынычлык алып безгә,
Яз, рәхим итеп кил.
Яфизов Ильяс Маратович, 7 яшь.


Шаян гаилә

Минем гаиләдә бөтенебез шаярта, бер-беребезне көлдереп яшибез. Бервакыт безнең гаиләдә, чәй эчкәндә шундый кызык хәлне хәтерләп, көлешеп алдык. Мин балалар бакчасында, кечкенәләр төркемендә йөри башлаганда, уенчык зур агач атка атланган һәм өемә бик кайтасы килүдәндер, атның колагына иелеп: — Әйдә, тайтабыз, – дигәнмен. (Әйдә кайтабыз дигәнне).
Хөснетдинов Сөләйман Радикович, 6 яшь.

Тәрбияче Сибгатова Рушания Зыятдин кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев