Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гаиләм — бәхет бакчасы

«Сезне дә үземнең яраткан гаиләм белән таныштырасым килә» дип яза Саба районы Олы Кибәче авылыннан Сәгыйтова Сәмирә Ленар кызы.

Мин, Сәгыйтова Сәмирә Ленар кызы, салкын кышның иң матур бер көнендә, әтиемә көтелмәгән бүләк булып, аның нәкъ туган көнендә Саба районының иң гүзәл бер почмагына урнашкан Олы Кибәче авылында дөньяга килгәнмен. Гаиләмдә мин икенче бала. Сезне дә үземнең яраткан гаиләм белән таныштырасым килә.

Гаиләбездә иң өлкәне — тәмле ашлар белән сыйлаучы, күз явын алырлык чәчәкләр, төрле бизәкле башмаклар, берсеннән-берсе матур киезләр бәйләүче Рауза әбием. Әбием безне дөрес яшәргә дә өйрәтә әле.

Гаиләбезнең терәге, таянычы, саклаучысы, яклаучысы, ул, әлбәттә, әтием Ленар. Әтием газ операторы булып эшли. Авылыбыз кешеләренә игелекле хезмәт тә күрсәтә.

Өебезнең кояшы, гаилә учагын саклаучы әнием Гөлүсә турында әйтмичә кала алмыйм. Өйдә әни булганда, ашлар да тәмле, бар дөньям ямьле.

Якын дустым, сердәшчем — апаем Азалия, ул унберенче класста укый. Шәфкать туташы булырга әзерләнә.

Минем тиктормас энем Азамат 5 нче сыйныфта белем ала.

Кечкенә Ралинәбез тиздән укучы булачак. Гаиләбез белән җыелышып бер табын артында утырып чәй эчүне мин иң бәхетле мизгелләр дип саныйм. Җәен төрле җирләргә сәяхәт итүләр, су коенырга барулар, кышын чаңгыда йөрүләр балачагымның иң рәхәт вакытлары булып истә калачак. Рәхмәт сиңа дус, тату, бердәм, тулы гаиләм! Җир йөзендәге барлык балалар да тулы гаиләләрдә бәхетле яшәсеннәр иде! 

Минем бүген бер теләгем -
Гаиләмнең бердәмлеге. 
Бердәм гаилә, тату гаилә -
Милләтнең күркәмлеге.


Сәгыйтова Сәмирә Ленар кызы, Саба районы Олы Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев