Гаиләдә без өч кыз бала – өч бәхете нәселнең
Укучылар иҗаты

Гаиләдә без өч кыз бала – өч бәхете нәселнең

Бүген сезнең бәйрәм, әни, Котлыйбыз чын күңелдән. Сиңа атап шигырь яздым Йөрәгемнең түреннән.

Әнием. 
Гаиләдә без өч кыз бала,
Өч бәхете нәселнең.
Өч кояшы, өч йолдызы,
Әтинең һәм әнинең.

Әниебез бик булдыклы,
Бар эш бии кулында.
Арыганын һич күрмибез,
Нурлар балкый йөзендә.

Әни пешергән бәлешләр
Телең йотарлык була.
Үстергән чәчәкләреннән
Бакчабызга нур тула.

Бүген сезнең бәйрәм, әни,
Котлыйбыз чын күңелдән.
Сиңа атап шигырь яздым
Йөрәгемнең түреннән.
Такталачык гомуми белем бирү мәктәбе, Булатова Амалия, 4 класс.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев