Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен

«Минем уйлавымча, гаилә ул – бәхет һәм тынычлык. Ә тагын да төгәлрәк әйтсәк, гаилә – җылы учак» дип яза Кәче авылыннан Гыйльметдинова Зәринә.

Белгәнебезчә, 2024 ел илебездә «Гаилә елы» дип игълан ителде. «Гаилә» дигән сүзнең мәгънәсен һәркем үзенчә күз алдына китерә, һәркем үзенчә аңлый.

Минем уйлавымча, гаилә ул – бәхет һәм тынычлык. Ә тагын да төгәлрәк әйтсәк, гаилә – җылы учак. Дөрестән дә шулай: син өйгә кайтып керәсең, тәмле ризыклар пешкән, бөтен өйгә исе таралган, җылы, рәхәт. Алай гына да түгел, анда сине көтәләр, яраталар, аңлыйлар... 

Ә нәрсә соң ул гаилә учагының җылысы? Ул без яраткан һәм ышанган кешеләр янында, үз йортыбызда булган саклану хисе. Гаилә учагы – көндәлек тормыш ыгы-зыгысыннан ял итә алырлык, үзенчәлекле һәм уңайлы урын ул.

Гаилә учагы җылысы турында сөйләгәндә, беренче акылга килгән әйбер — ул камин яки мичтән чыккан җылылык. Ул безне салкын көннәрдә җылыта, күңелле атмосфера тудыра. Ут янында уздырылган кичләрдә без әби-бабаларыбызны, аларның үткән тормышларын, безгә тапшырып калдырган бай рухи мирасны барлыйбыз. Бүгенге тыныч, матур, бәхетле балачагыбыз өчен рәхмәт әйтәбез.

Һәр кешенең кайтып сыенырлык җылы учагы, үзенең тыныч почмагы булу кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан һәм кайгырткан кешеләр яши. Кеше үзенең гаиләсендә ял итә, рухи көч җыя, күңелен бушата, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы – туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.

Безнең гаиләдә 6 кеше: әби-бабай, әти-әни, энем һәм мин. Минем иң кадерле кешеләрем— алтын канатларым – әнием белән әтием. Мин пар канатлы гаиләдә тәрбияләнәм. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора.

Әни – безне дөньяга тудыручы, тәрбия бирүче, кирәк чакта иркәләүче һәм юатучы да. Ә салкыннардан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиебез саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр сыман. Һәр яңа эшебезгә сөенәләр, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итәләләр. 

Әти-әнием икесе дә бик уңганнар, тырыш, бер-берсенә пар килгәннәр. Алар – безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләр. 

Әтиемә «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара минем алтын куллы әтием. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Төрле темаларга фикер алыша, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.

Әтием Казан шәһәрендә төзүче-прораб булып эшли. Ә әнием Кәче балалар бакчасында эшли. Әти белән әнием – безнең өчен бик якын кешеләр. Минем Альмир исемле энем бар. Ул бик шук, шаян, юмор сәләтенә ия. Хәзерге көндә 3нче сыйныфта белем ала.

Әби белән бабай – безнең өчен шулай ук якын, кадерле кешеләр. Алар безнең һәрбер уңышыбызга куаналар, мактыйлар, безне яклыйлар. Алар безне кечкенәдән акыллы, тәртипле булырга өйрәттеләр. Без аларга бик рәхмәтле булырга тиешбез. Бүгенге көндә минем әби-бабамның өч баласы һәм алты оныгы бар. Алар безнең өчен бик яхшы әби һәм бабай.

Ә үземә килгәндә, мин 9нчы сыйныфта белем алам. Тырышып укыйм, имтиханнарга әзерләрәм. Районыбызда, мәктәптә үткәрелгән төрле иҗади конкурсларда, фән олимпиадаларында теләп катнашам. Уңышларым да күп. «Нур» Арча балалар телестудиясендә журналистика серләренә өйрәнәм.

Гаилә бездә тормыш өчен кирәкле булган кыйммәтләрне һәм ышануларны формалаштыра. Гаилә ул – аралашу күнекмәләребезне үстергән, конфликтларны чишәргә һәм бергәләп карар кабул итәргә өйрәнгән урын да. Гаиләдә очраган барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче көчне тоябыз без.

Гаилә учагыбызның җылысы беркайчан да сүрелмәсен. Якын кешеләребез һәрвакыт янәшәдә булсыннар иде. Гаиләләребезне саклыйк, дус-туганнарыбызны хөрмәт итик, яратыйк!

Гыйльметдинова Зәринә Дамир кызы, Кәче төп гомуми белем мәктәбе, 9 нчы сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев