Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гаилә – иң якыннарның бергә җыелып, дус-тату яшәүләре ул

Актаныш районы Богады мәктәбе 2нче сыйныф укучыларының «Безнең гаилә» темасына язган иншалары.

Минем гаиләм бик зур: әти-әни, абый, өч апам һәм мин. Әти район үзәгендә заводта эшли. Әни өйдә безне тәрбияли. Рамил абый һәм Алинә апа Чаллы шәһәрендә эшлиләр. Лилия апа – Түбән Кама шәһәрендә укытучы. Ләйсән апам 4 сыйныфта, Александр – 3 сыйныфта, мин – 2 сыйныфта укыйбыз. Буш вакытларда әти-әнигә булышабыз, ашарга бергәләп әзерлибез,  кар көрибез, чаңгыда, тимераякта шуабыз.

Безнең гаилә бик тату. Мин гаиләмне бик яратам.

Алексей Борханов.

***

Гаилә – кешенең иң якыннары бергә җыелып дус-тату яшәүләре ул. Гаиләдә без бишәү. Әти-әнием, апам, сеңлем һәм мин. Без үзара бик тату, күңелле яшибез. Бер-беребезгә булышабыз.Әнием тәмле ризыклар пешерә, өй җыештыра, керләр юа. Энҗе апам сеңлемне караганда, мин әнигә булышам. Яки алышабыз. Әти исә көн буе эштә.

Әдилә Арсланова.

***

Әтием Илфак бик яхшы, тырыш, акыллы. Минем өчен бар яктан үрнәк ул. Әнием иң матур, иң сөйкемле әни. Гаиләдә мин иң кечкенәсе. Шуңа абый белән апа миңа булышалар. Үсеп җитсәм – мин аларга ярдәм итәрмен. Ял иткәндә дә эшләгәндә дә безнең гаилә гел бергә.

Айтуган Гаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев