Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ерак әбиемдә кунакта

***

Җәйге каникулларны

Мин бигрәк яратам.

Мине сагынып көткән

Ерак әбиемә кайтам.

Ерак әбием мине

Тәбикмәк белән сыйлый.

Аның тәмле ризыкларын

Ашап туеп һич булмый.

Әбиемнен авылы

Матур жиргә урнашкан.

Тирә-ягын зәп-зәңгәр

Күл әйләндереп алган.

Сандугачлар тавышы

Иртән мине уята.

Ә кичләрен инде анда

Кызарып кояш бата.

Бакчасында жимешләр -

Алмалар һәм чияләр.

“Безне өзеп алыгыз!” -

Миңа алар дияләр.

Бер дә кайтып китәсе

Килми бит әбиемнән.

Тик әнигә дә өйдә

Күңелсездер, мин беләм!


Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Сабирова Дилбәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев