«Башлам бездән - дәвам сездән» бәйгесенә килгән шигырь.
Дустым белән уйнар өчен
Кирәк түгел компьютер!
Ә күп белер өчен, дустым,
Ул бик кирәк, белеп тор!
Шуңа күрә әйдә икәү
Уйныйк әле урамда.
Компьютерлар торып торсын
Якын дуслар булганда.
Футболны да, хоккейны да
Бик яратып уйныйбыз.
Көне буе йөгергәч тә
Арымыйбыз, туймыйбыз.
Компьютерларны кабызыйк
Кирәк булганда гына.
Әтидән дә, әнидән дә
Рөхсәт булганда гына.
Күбрәк дуслар белән уйныйк.
Яшик гел аралашып.
Компьютер һәм дус арасында
Йөрмик әле адашып.
Яшел Үзән районы Ачасыр мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Гатиятуллина Әминә Марат кызы.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев