Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дустым белән уйнар өчен, кирәк түгел компьютер!

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Актаныш районы Киров урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Сәмигуллина Алинә язган шигырь.

Дустым белән уйнар өчен,

Кирәк түгел компьютер!

Ә күп белер өчен, дустым,

Ул бик кирәк, белеп тор!

Шуңа күрә әйдә икәү

Бергәләп белем алыйк,

Аның өчен вакытны

Файдалы, дөрес бүлик.

Компьютерны читкә куеп

Табигатькә юл алыйк,

Табигать-  тиңсез хәзинә,

Тирә –юньгә күз салыйк.

Күбәләкләр оча уйнап,

Матур гөлләргә куна.

Кошлар сайрый чут-чут итеп,

Үрмәкүч ятьмә кора.

Зәңгәр күктә ак болытлар,

Кояш елмаеп-көлә.

Елга суында тын гына

Йолдызлар һәм ай йөзә.

Менә шулай, дустым, тыңла,

Табигать сиңа дәшә.

Белем алыйк, гыйлем алыйк,

Серле табигать аша.


Актаныш районы, Киров урта мәктәбе, 3нче сыйныф укучысы Сәмигуллина Алинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев