Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дуслар сере

Беркөнне Алмаз абый үзенең яшь вакытындагы хатирәләрен искә алып уйланып утырды...

Беркөнне Алмаз  абый үзенең яшь вакытындагы хатирәләрен искә алып уйланып 
утырды.
Үсмер вакытында аның дуслары бик күп иде. Җәй көннәрендә Мәскәүдән кайткан 
дуслары булса,ә кышкы каникулда башка авылда яшәгән дусты Искәндәр әбиләренә 
кунакка килә иде. Ул аның якын дусты. Кыш көннәрендә алар көне буе инештә бозда 
тимераякта шуалар, кайвакыт хоккей да уйныйлар, чана-чаңгыда шуалар.                        
                                                               
Беркөнне Искәндәр белән Алмаз үзләренә уен уйлап таптылар. Алар яр буеннан 
бозга сикереп уйный башладылар. Хәйран сикереп уйнагач, Искәндәр сикерәм 
дигәндә, боз ватылып китә дә  суга чума. Алмаз тиз генә аны судан тартып ала да 
өенә алып кайта. Өйгә керү белән, Искәндәр барлык киемнәрен салып ташлап, 
Алмазныкын кия, юешләнгән киемнәрен киптерергә куялар. Алмаз аңарга җылы чәй 
эчертә. Әнкәләре кайтканчы, киемнәр кибеп бетә. Малайлар бу вакыйганы беркемгә 
дә әйтмәскә сүз бирәләр.
Менә күпме еллар үтсә дә,икесе генә очрашканда, бу вакыйганы көлеп искә алалар, 
ләкин беркемгә дә әйтмиләр.
Алмаз шушы вакыйгаларны искә алды да шул үсмер вакытына бер мизгелгә генә 
булса да кайтып киләсе килде, һәм шул вакыйганы тагын бер искә алыр өчен, 
Искәндәргә шалтыратырга булды.

Нәбиуллин Рәмис – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы 
сыйныф укучысы.

                                                                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев