Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дуслар белән бик күңелле, бик рәхәт дуслар белән!

Чаллы шәһәре 54нче гимназиясенең 2В сыйныф укучылары яза.

Футбол – минем яраткан уеным

Мин кечкенәдән футбол уйнарга яратам. Беренче сыйныфка укырга кергәч, әтием белән әнием мине футбол түгәрәгенә яздылар. Безнең команданың исеме «КамАЗ-12». Тренировкалар атнага дүрт тапкыр була. Азат Ахунов – бик яхшы тренер! Февраль аенда команда белән Ижау шәһәренә турнирга бардык. Анда без төрле шәһәрләрдән килгән командалар белән көч сынаштык. Без өченче урынны алдык. Футбол уйнар өчен тиз, җитез булырга кирәк. Миңа футбол уйнау бик ошый.

Камил Госманов


Минем яраткан мәктәбем

Мин Чаллы шәһәрендә яшим. Безнең шәһәр Чулман буенда урнашкан. Шәһәрдә берничә татар гимназиясе бар. Шуларның берсен – 54нче гимназияне сайладык, чөнки минем әнием дә биредә укыган. Гимназиядә иң яхшы укытучылар укыта. Дәресләребез бик кызыклы үтә. Без тырышып татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәбез. Ашханәдә апаларыбыз бик тәмле ашаталар. Мин гимназиямне бик яратам, анда уку миңа бик ошый.

Әдилә Гилмутдинова


Алмагач

Утыртып куйдык бакчага

Кечкенә бер алмагач.

Көн дә чыгабыз хәзер

Аның янына – кайткач.

Кайчан инде чәчәк атар

Безнең матур алмагач?

Самира Имамиева


Дуслар белән күңелле

Дуслар белән җыелдык та,

Урамга чыгып киттек.

Көне буе футбол уйнап,

Сәпитләрдә элдердек.

Дуслар белән бик күңелле,

Бик рәхәт дуслар белән.

Очрашуны көтеп алам

Зур түземсезлек белән!

Булат Кашапов


Яз

Кояш нур сипте,

Үләннәр үсте.

Чәчәкләр күреп,

Күзләр шатланды.

Кошлар да кайтты,

Яфрак күренде,

Карлар эреде,

Сулар йөгерде.

Әмир Хатыйпов


Сыерчык

Сыерчыгым килүгә,

«Сөенсен» дип күрүгә,

Әтием белән икәү

Оя ясадык бергә.

Без ясаган ояга

Сыерчык килде бүген.

Очып кереп ояга

Тикшерде аның түрен.

Сайрады ул җилпенеп,

Канатын кага-кага.

Рәхмәт әйтте, мактады,

Сузып-сузып сайрады.

Адель Абзалов


Минем бабам

Минем бабам – тимерче.

Тимердән бар әйберсе:

Идәне дә, баскычы да,

Бик авыр бер «тачка»сы да,

Хәтта абзар капкасы да,

Баз авызы капкачы да,

Зәңгәр урам капкасы да,

Ат арбасы, чанасы да –

Бар да ныклы тимердән.

Кулларың алтын, бабам!

Сиңа карап сокланам!

Шушы ныклы тимердәй

Мин саулык теләп калам!

Ислам Кашапов


Яз

Менә җылы яз җитте,

Кояш нурларын сипте,

Шундый рәхәт урамда,

Күңелләр күтәрелде!

Нәзифә Галиуллина


Яз

Бүген кояш елмая,

Сафланып китте һава.

Түбәдән тамчы тама,

Бөтен дөнья уяна.

Нәрсә булды, ни булды?

Ап-ак карлар юк булды,

Тамчылар тама-тама,

Гөрләвекләргә тулды.

Маир Насыйфуллин


Сөендерәләр!

Сыерчыклар сайрый-сайрый,

Язны каршы алалар.

Безне сөендерә алар,

Күңелгә моң салалар. 

Алмаз Шәкүров


Яз җиткән икән, дусларым

Яз җиткән икән, дусларым,

Урамда кояш көлә.

Сыерчыклар да сызгыра,

Тургайлар да җыр суза.

Яз җиткән икән, дусларым,

Гөрләп ага елгалар.

Елга буен сап-сарыга

Яз-матуркай буяган.

Яз җиткән икән, дусларым,

Табигать бит җанлана.

Яшел үлән, яшел яфрак!

Яз яшеллек ярата.

Нариман Садыйков


Хезмәт дәресе

Хезмәт дәресләрен без

Күңелле үткәрәбез.

Кисеп-ябыштырабыз,

Чигәбез дә тегәбез.

Әниләргә, әбиләргә

Бүләкләр әзерлибез.

Дәресне бик файдалы

Үткәрергә телибез.

Зилә Тимеркаева


Әтиемә

Кышның азагы җиттеме,

Безнең өйдә гел бәйрәм.

Нигә? – диеп сорасагыз,

Мин сезгә җавап бирәм.

Минем әтием көне ул,

Чын ир-атлар бәйрәме.

Ватан саклау, илне яклау –

Ул аларның эшләре.

Әти – Илнар, әни – Алсу,

Һәм без – ике фәрештә.

Безнең иминлек өчен

Әтиләр хезмәт итә.

Бик матур бәйрәм көнендә

Чын теләкләр җиткерәм:

Исән-имин йөрегез сез

Зур бурыч үтәгәндә.

Илүзә Мифтахова


Урман

Ишетәсең? Урман шаулый,

Агачлар бер-берсен барлый.

Анда төрле кошлар сайрый,

Алар бит үз тиңен сайлый.

Урман ул гел сиңа карый,

Кочагын җәеп каршылый.

Җәнлекләр бит аны саклый,

Урман саф һавасын сулый.

Йомшак, талгын җил искәндә,

Гөл-чәчәкләр тирбәлә.

Урман һавасын суларга,

Дустым, көн дә килгәлә.

Зәлинә Миңнеханова


Минем песи

Минем песи – матур песи,

Ул аклы-кара төстә.

Битен иртән, мырлый-мырлый,

Тәпие белән сөртә.

Бер җәйге көндә песине

Урамга алып чыктым.

Этне күреп шунда песи

Сумка эченә качты.

Өйдә йомшак песиемне

Мин сөт белән сыйладым.

Коты очкан йомшаккайның

Башкаеннан сыйпадым.

Аделия Дәрҗеманова


Яз

Күк йөзендә кояш нурын сибә,

Бар дөньяга җылысын таратып.

Урамнарда гөрләвекләр ага,

Кошлар сайрый язга шатланып.

Данияр Бакиров


Яхшы гадәт

Әссәләмәгаләйкүм дип,

Сәламлим бар галәмне.

Әби-бабай куаналар

Ишетеп сәламемне.

Бисмилла әйтеп утырам

Табын янына килгәч,

Рәхмәт әйтеп «әппәр» итәм,

Ашап тамагым туйгач.

Әйтә алар:«Чын мөселман

Йолаларын онытма.

Чын татар егете бул син,

Өлкәннәрне олыла!»

Камил Шәрифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев