Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дус таптым

Каникуллар үтеп китте урын өстендә. Ә дусларым калды минем күңел түремдә.

Җәйне кем генә яратмас,
Мин дә яратам. 
Каникуллар башлануга 
Авылга таям.

Суга керәбез елгада,
Тотабыз балык.
Текә кыядан сикерсәк,
«Аһ!» итә халык.

Җиләк җыябыз, әбигә
Иярсәк, кайчак.
Рәхәтләнәбез болында,
Тәгәрәп, аунап.

Авылда бер агач башы
Калмый менмәгән.
Бармы малайлар агачтан
Егылып төшмәгән?!.

Менә мин дә шул тозакка
Каптым бит быел.
Очып төштем дә, имгәнеп,
Яттым ярты ел.

Башта бүлнис түшәменә 
Яттым төкереп.
Елаган чаклар да булды
Минем үкереп.

Миндәй шук малайлар белән 
Дуслаштык, көлдек.
Авырганда да күңелле
Ял итә белдек. 

Каникуллар үтеп китте
Урын өстендә.
Ә дусларым калды минем
Күңел түремдә.

Ранил Хафизов, Казан шәһәре Идел буе районының 186 нчы күп профильле «Перспектива» лицееның 3 И сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    0

    Молодец!