Дөрес яшә
Дөрес гамәл кылсаң үткәннәрдә, Үкенмәссең алгы тормышта...
Тормыш тәмен тоя башлыйм кебек,
Рәхмәтлемен шушы хисемә,
Ә бит күпләр аның тәмен белми,
Зарлана гел, аннан үкенә.
Юк, үкенмим үткән балачакка,
Үтеләсе юллар үтелгән.
Узган икән, булсын хәерлегә,
Йомгак башы шулай сүтелгән.
Вакытларны кызганмыйбыз бер дә,
Кылгалыйбыз ямьсез гамәлләр,
Вакыт уза, туктап тормый, ага,
Аның белән бергә гомерләр.
Дөрес гамәл кылсаң үткәннәрдә,
Үкенмәссең алгы тормышта.
Туры юлдан бар һәм һич тайпылма,
Мәңге калчы шундый торышта.
Әхмәдиева Камилә — Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев