Декабрь бик салкын башланды...
Кыш ае декабрь
Бик салкын башланды.
Йомшак кар җир өстен
Юргандай каплады.
Көн суык булганда,
Кояш та сөенә!
Ак җиргә көмештәй
Нурларын ул сибә.
Кояшның нурында
Кар җем-җем ялтырый.
Мин өйгә ашыгам,
Калтырый-калтырый.
Гаянова Азалия,Чаллы шәһәре, 42 нче мәктәп, 3 нче сыйныф, «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.
Нет комментариев