Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дәү әтием эзе

Дәү әтиемнең исеме булган Айрат. Мәктәпне бетергәч тә, булган солдат...

Дәү әтиемнең исеме
Булган Айрат.
Мәктәпне бетергәч тә, 
Булган солдат.
Әфган сугышында 
Өч ел хезмәт иткән.
Үлемнең күзенә карап,
Җиңеп үткән.
Яраланган ул сугышта, 
Контузия алган.
Җиңү яулап, туган якка 
Исән кайткан.
Аның кулы җитмеш төрле
Һөнәр белгән.
Шәһәрдә ул биек-биек
Йортлар төзегән.
Ачы сугыш яралары 
Калдырган эзен.
Бик яшь килеш аның
Кискән гомерен.
Дәү әтине онытмыйбыз
Беребез дә.
Солдатта булган сурәте
Өебездә.
Ул төзегән йортлар тора
Сөендереп.
Горурланабыз,
Дәү әтием эше, диеп.
42 нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Муфтахов Самат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев